Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда “Республика тасмасы” акциясе старт алды

Бүген Татарстанның бөтен муниципаль районнарында "Республика тасмасы" акциясе старт алды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, бүгеннән 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәк. Активистларның Халыкара дуслык көненә багышланган чарасын Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы хуплады. Активистлар...

Бүген Татарстанның бөтен муниципаль районнарында "Республика тасмасы" акциясе старт алды. "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте активистлары, бүгеннән 30 август - Республика көненә кадәр, Татарстанның күп милләтле халкының бердәмлек билгесе буларак, тасмалар өләшәчәк.
Активистларның Халыкара дуслык көненә багышланган чарасын Татарстан халыклары Дуслык йорты һәм Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы хуплады.
Активистлар яшел-ак-кызыл төсләрдән торганТатарстан флагы рәвешендәге тасмалар өләшеп йөри башлады. Иҗтимагый хәрәкәт активистлары сүзләренә караганда, яшел төс - өмет символы, кызыл төс көч, энергия, куәт, кайвакыт зирәклек һәм тормыш тәҗрибәсе бирә. Ә ак төслесе ниятләрнең ак булуын, Татарстан халкының күтәренке кәефен һәм тынычлык, килешеп яшәүгә омтылын символлаштыра. Гомумән алганда, 2 мең чамасы активист бөтен республика буенча 600 меңнән артык тасма өләшәчәк.
"Безнең өчен бу зур символ. "Без төрле, шулай да без бергә" шигаре астында эшлибез. Бу акция, Татарстан халкының үз Президентына ярдәм итү өчен бердәм көч була алуын күрсәтү өчен мөһим. Республика җитди темплар белән үсеш ала, эре халыкара чаралар үткәрелә, күп милләтле халык, бу очракта яшьләр аны хуплый", - диде журналистларга Татарстан Халыклар яшьләр ассамблеясы советы рәисе Тимур Кадыйров.
Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов фикеренә караганда, акция республика үсешенә үз өлешне кертү мөмкинлеге бирәчәк. "Барысы да ватанпәрвәрлектән башлана", - диде ул.
Шәрипов фикеренчә, төрле илләр вәкилләрен үзенә җәлеп итүче Татарстанның үзенчәлеге - төрле халыклар һәм төрле конфессия вәкилләренең тату һәм үзара аңлашып яши белүе.
"Без Татарстан белән кызыксынуларын тоябыз: соңгы 2 елда чит дәүләтләрдән 45 тән артык делегация кабул иттек. Алар күп милләтле дәүләттә милләтара һәм конфессиара мөнәсәбәтләрне өйрәнәләр", - диде Шәрипов.
http://tat.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: республика тасмасы