Татарстанда SMS-пропусклар белән урамга чыгу вакытын арттыру мәсьәләсе карала
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда SMS-пропусклар белән урамга чыгу вакытын арттыру мәсьәләсе карала

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева якын арада Татарстанда SMS-пропуск белән урамга чыгу вакыты арттырылырга мөмкинлеген әйтте. Бу хакта ул Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр итте.

 

«Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында урамга чыгарга рөхсәт алу өчен булдырылган SMS-хәбәр сервисының эшли башлаган көннәрендә үк вакытны арттыруны сорап, мөрәҗәгатьләр килде», — диде Ләйлә Фазлыева.

Хәзерге вакытта пропуск нибары бер сәгатькә генә өйдән чыгу мөмкинчелеген бирә.

 

https://tatar-inform.tatar

 


Нет комментариев