Татарстанда соңгы тәүлектә короновирус йоктыруның 90 яңа очрагы ачыкланган.
Яңа вирус йоктырган 18 кеше хастаханәдә, 72 кеше өйдә дәвалана.
Авыручыларның төп яшь төркемнәре түбәндәгечә: 18 яшькә кадәр — 1, 18дән 30 яшькә кадәр — 9 ,
30дан 50 яшькә кадәр — 45, 50дән 60 яшькә кадәр — 20,
60тан 70 яшькә кадәр — 11, 70тән 80 яшькә кадәр — 4 очрак ачыкланган.
Шәһәр һәм районнар буенча:
Казанда — 44, Чаллыда — 7, Түбән Камада — 6, Аксубай һәм Әлмәт районында — 4шәр
Югары Ослан, Биектау һәм Тукай районнарында — 3шәр
Кайбычта — 2,
Арча, Балтач, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Яңа Чишмә, Норлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Тәтеш һәм Чистайда берешәр кеше йоктырган.
8 декабрьгә алынган мәгьлүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 11 048 очрагы теркәлгән.
Нет комментариев