Татарстанда ташландык йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда ташландык йортта янгын чыгып, бер кеше үлгән

Югары Ослан районында ташландык йортта янгын чыгып, бер ир-ат һәлак булган. Бу турыда Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә иртән-иртүк Келәнче авылында бер катлы кирпеч йорт яна башлаган. Янгын 24 квадрат метр мәйданны биләп алган.

Янгын сүндерүчеләр килгәнче үк, шаһитлар бу йортта 40 яшьлек ир-ат мәетен тапкан.

Якынча мәгълүматлар буенча, янгын тәмәке төпчегеннән чыккан булуы ихтимал.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/04/172792/

фото:pixabay.com


Нет комментариев