Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда төрек рецептлары буенча үзенчәлекле сөт продукциясе чыгарылачак

Татарстан Хөкүмәте Йортында «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә яңа производство ачу өчен гаризалар карау комиссиясе узды.

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Яр Чаллы» өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә оригиналь төрек рецептлары буенча сөт продукциясе чыгару буенча җитештерү проектын хуплады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Яр Чаллы" өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясендә "Атасанжак Милк" ҖЧҖ сөт продукциясе җитештерү проекты каралды. Проект оригиналь төрек рецептлары — әйрән, табигый йогурт, сыр, атланмай буенча сөт продуктлары җитештерүне оештыруны күздә тота, диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырышта торбаүткәргечләрне тоташтыру өчен йөк машиналарына запас частьләр һәм сильфон компенсаторлар чыгару проектларын да карадылар.

Утырыш барышында инвесторлар шулай ук товар бетоны, җылылык изоляцияләү цилиндрлары һәм премиум-класс тротуар плитәләре җитештерү буенча проектларны тәкъдим иттеләр. Тәкъдим ителгән барлык проектлар да комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Алексей Песошин комиссия утырышы протоколын әзерләргә һәм раслауга тапшырырга кушты. Татарстан Икътисад министрлыгына, алдан социаль -икътисади үсеш территорияләре резидентлары реестрына кирәкле язмалар кертү өчен, Россия Икътисади үсеш министрлыгына утырыш материалларын җибәрү йөкләнде, диелгән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәрендә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/22/179311/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев