Татарстанда «Хәләл» стандартлары буенча республика лабораториясе ачылачак
Татарстанда 2028-2030 елларда продукциянең «хәләл» стандартларына туры килүен тикшерү буенча республика сынау лабораториясен булдыру планлаштырыла.
Бу хакта «Татарстан РБК» республика мөселманнары Диния Нәзарәте каршындагы «Хәләл» стандарты буенча комитет матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.
Комитетта билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта лаборатория эшен компетентлы белгечләр белән тәэмин итү мәсьәләсе карала.
Лаборатория Татарстан территориясендә продукцияне «Хәләл» стандартлары буенча контрольдә тотуны һәм сертификацияләүне системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
Реальное время
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев