Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда янгында кеше үлү очраклары арткан районнар исемлеге билгеле

Татарстанда янгыннарда үлем очраклары еш булган районнарны атадылар. Бу турыда  Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин Татарстан Хөкүмәте йортында киңәшмәдә әйтте.

 

Барлык муниципаль районнар белән киңәшмәне видеоконференция режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

«Ел башыннан республикада 634 янгын булган, аларда 41 кеше үлгән. Ә узган елның шул чорында 668 янгын булган. Узган ел бу сан өч тапкыр азрак булган яки янгында 17 кешенең гомере өзелгән. 35 кеше имгәнгән», – дип сөйләделәр киңәшмәдә.

Рафис Хәбибуллин янгында үлем очраклары арткан районнарны атады. Алар – Аксубай, Әлмәт, Балтач, Буа, Зәй, Яшел Үзән, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнары, Казан һәм Чаллы шәһәрләре.

Шулай ук 1 мартка булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда 5 кеше (аларның өчесе балалар) сөрем газы белән агуланып үлгән диде министр.



Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/02/181909/

pixabay.com фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев