Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Татарстанда җылылык бирү тарифлары артачак көнне билгеләделәр

Быелның 1 декабреннән билгеләнгән тарифлар ел ярымнан артык гамәлдә булачак.

Татарстанда җылылык бирү тарифларын киләсе индексацияләү 2024 елның 1 июленнән булачак. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сергей Павлов хәбәр итте.

«Җылылык энергиясенә тарифларны Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты җылылык белән тәэмин итә торган һәр оешма өчен аерым билгели. Тарифлар 2022 елның 1 декабреннән билгеләнгән һәм 2023 елда гамәлдә», – дип билгеләп үтте ул.

Ул аңлатканча, Россиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстан тарифлар дәрәҗәсе иң түбән булган зонада тора. Миллион кеше яшәгән һәм безнең республика белән күршедәш булган шәһәрләрдә җылылык энергиясе белән төп тәэмин итүчеләрнең тарифларын чагыштырганда, бездәге тарифлар түбән санала.

 https://tatar-inform.tatar

фото: Султан Исхаков

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев