Авария бүген көндез Яшел Үзән районында булган.
Татарстанда чит ил машинасы юл читенә очып төшкәннән соң, аның йөртүчесе авария урыныннан качып киткән. Бу хакта «Татар-информ» га юл һәлакәтенең шаһитлары хәбәр итте.
Алар сүзләренчә, авария бүген көндезге өченче яртыда Яшел Үзән районында Олы Хуҗаш авылы янында булган. Зур тизлектә килә торган «ДЭУ» җиңел машинасы юл читенә төшкән.
Йөртүче машинасын юлга чыгаруны кирәк тапмаган һәм авария урынын ташлап киткән.
Нет комментариев