Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылы ветераннарына медаль бирелде

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы булып үтте. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары - Рәшит Сәйфиев, тыл хезмәтчәне - Нәҗип Гәрәев килгән иде. Аларга медаль һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде. Мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт программасы әзерләгән иде....

Лениногорск районы Түбән Чыршылы авылы урта мәктәбенең актлар залында Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәре хөрмәтенә бәйрәм чарасы булып үтте.


Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары - Рәшит Сәйфиев, тыл хезмәтчәне - Нәҗип Гәрәев килгән иде. Аларга медаль һәм кыйммәтле бүләкләр бирелде.

Мәктәп укучылары һәм укытучылары концерт программасы әзерләгән иде. Кайбер ветераннар бәйрәмгә килә алмаса да, аларны өйләренә барып хөрмәтләделәр. Түбән Чыршылы авылы Әлмәт бүлеге янгын сүндерү часте хезмәткәрләре Түбән Чыршылы авыл җирлеге вәкилләре белән тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны Әбүзәр Габдрахманов, Шәрипҗан Сафин өйләрендә булып, медаль һәм бүләкләр тапшырды.
Әбүзәр Габдрахмановка сугыш вакытында нибары 13 - 14 яшьләр генә булган. Нинди авырлыклар кичергәнен һәм бүгенге көндә ничек яшәвен сөйләде. Малае тәрбиясендә булуы турында әйтеп, кадер-хөрмәттә яшәве белән уртаклашты.
Гөлфирә Нәҗметдинова,
Әлмәт бүлеге янгын сүндерү часте инженеры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: медаль