Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Түбән Чыршылыда "Аулак өйгә" җыелдылар

«Аулак өй» - борынгыдан калган матур йола. Серләшү, сөйләшү, аралашу өчен матур чара.


Түбән Чыршылы мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә  “Аулак өй”  әдәби кичә  уздырылды. Кичәдә авылыбызның унган-булган  гүзәл затлары катнашты. Кичә барышында татар халык жырлары җырланды, сәнгатьле  шигырьләр сөйләнде, табышмаклар, мәкальләр әйтелде, элек уйнаган уеннар  уйналды.  Һәрбер кеше үзенең һөнәрләрен күрсәтте һәм кул эшләре белән, тәмле ризык әзерләү алымнары белән бик теләп бүлеште.

Әдәби кичә барышында китапханәче Рәисә Сафина  татар шагыйре Галим Афзал ижаты һәм тормыш юлы белән таныштырды, сүз турында сөйләде, сүзнең көче кешене биеккә дә күтәрә ала, түбәнгә дә төшерә алуын шагыйрьнең әсәрләре мисалында күрсәтте. Кичәбез бөек Тукайның “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Менә шундый чаралар киләчәктә әби-бабаларының гореф-гадәтләрен, аларның уеннарын кайтаруга этәргеч булыр, дип әйтәсе килә. Килгән кунаклар бу традиция  Түбән Чыршылы мәдәният йортында озак елларга сузылсын иде дип, яңа очрашулар көтеп, таралыштылар.

Раилә Әхмәдиева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев