Тимәш һәм Писмәндә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр
ЯҢАЛЫКЛАР

Тимәш һәм Писмәндә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтәчәкләр

13 сентябрьдә – Тимәш, 14 сентябрьдә Писмән авыл җирлекләрендә халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтеләчәк.

Халыкка хокукый консультация үткәрү максатында, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе һәм республика юстиция министрлыгы тарафыннан мобиль мәгълүмати-консультатив төркем булдырылган. Аңа төрле министрлык, ведомство һәәм оешма белгечләре керә.  
Консультация үткәрү вакыты:
Тимәштә 13 сентябрьдә 15.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр, Адресы: Киров урамы, 26 йорт.
Писмәндә  14 сентябрьдә  08:00 - 10:00 сәгать аралыгында, адресы: Подлесный, Гагарин ур, 1б.
Мэриянең матбугат хезмәте.
 


Нет комментариев