Татарстанда “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” грантына конкурс үткәрелде. Конкурста 82 балалар бакчасы катнашты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Нәтиҗәләр буенча, Татарстанда мәктәпкәчә югары сыйфатлы билингваль белем бирә торган иң яхшы 30 балалар бакчасы сайлап алынган. Аларның һәркайсына 500әр мең сум күләмендә грант биреләчәк.
Җиңүчеләр арасында Тимәшнең "Карлыгач" балалар бакчасы да бар. Котлыйбыз!
Нет комментариев