ТОСларда ишегалды лагерьларының дүртенче сменасы төгәлләнде (ФОТОЛАР)
ЯҢАЛЫКЛАР

ТОСларда ишегалды лагерьларының дүртенче сменасы төгәлләнде (ФОТОЛАР)

Шәһәребездә ишегалды лагерьларының дүртенче сменасы үз эшен тәмамлады.

Смена ябылу тантанасы  шәһәребезнең бер кафесында үтте. 1нче, 3нче ТОСлар лагерына йөрүче егет-кызларны шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова сәламләде.

- Җәйге ялыгыз истә калырлык, күңелле итеп үткәргәнсездер, яңа дуслар тапкансыздыр. Аралашуыгыз киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанам, - диде ул. 

1нче ТОС рәисе Ринат Минигаләмов, үз чиратында, уңыш-бәхетләр теләп,  лагерьга йөрүчеләрнең барысына да грамоталар һәм истләлекле бүләкләр тапшырды. 

Балалар бу көнне үзләре дә актив булды: биеде һәм җырлады.  Соңыннан төшке аш ашап, өйләренә тарапышты. 

Зилә Мөдәррисова тексты һәм фотолары. 


Нет комментариев