Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Транспорт йөртү хокукы алу кыенлаша

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру тәртибен катгыйлатырга җыена. Моңа 2011 елда яңа гына машина йөртү таныклыгы алган йөртүчеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең артуы сәбәп булган. Узган ел барлыгы 2,1 миллион кеше машина йөртү таныклыгы алган. Ә 2010 елда бу таныклыкка ия булучыларның саны 2,2 миллион булган.Әмма машина...

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыру тәртибен катгыйлатырга җыена. Моңа 2011 елда яңа гына машина йөртү таныклыгы алган йөртүчеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләренең артуы сәбәп булган.


Узган ел барлыгы 2,1 миллион кеше машина йөртү таныклыгы алган. Ә 2010 елда бу таныклыкка ия булучыларның саны 2,2 миллион булган.Әмма машина йөртү хокукы алучылар кимүгә карамастан, былтыр алар катнашында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре алдагы ел белән чагыштырганда 11 процентка арткан.
Машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан бирүне катгыйлату турындагы боерыкның проектын эшләгәннәр инде. Ул 10 август көнне Россиянең Эчке эшләр министрлыгы сайтына урнаштырылган. Бу проект нигезендә, «В», «С», «Д» категорияләренә имтихан тапшыру вакыты 4-5 сәгатьтән 3,5кә калачак, ә тест сорауларының саны артачак. Яңа кагыйдәләр буенча булачак йөртүчегә 2 генә хата ясарга ярый. Хаталар икедән артып китсә, аларның һәрберсе өчен имтихан тапшыручы 5 өстәмә сорауга җавап бирергә тиеш була. Имтиханның гамәли өлешен тапшыру тәртибе дә үзгәрәчәк. Бу өлештә элек 5 элементның өчесен генә башкару мәҗбүри иде. Хәзер мәҗбүри башкарылырга тиешле элементларның саны 4. Бу - «үргә менгәндә туктау һәм кузгалып китү», «машинаны юлга параллель рәвештә туктату», «90 градуска борылу» һәм «кире борылу һәм машинаны туктату» элементлары.
Шулай ук, яңа кагыйдәләр буенча, ришвәтчелеккә каршы көрәш максатыннан, автомәктәп вәкилләре имтихан тапшыруны оештыру эшендә катнаша алмый. Әлеге боерык 2013 елның 1 февраленнән гамәлгә керәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Транспорт