Травматолог бозлавыкта дөрес егылу алымнарын өйрәтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Травматолог бозлавыкта дөрес егылу алымнарын өйрәтте

Шуны истә тотарга кирәк, беренче чиратта телефонны яки сумканы түгел, ә үз-үзеңне сакларга кирәк.

 Бозлавык вакытта егыла башласаң, аяк-кулларны кырыйга сузмыйча, гәүдәне бербөтен итеп тупларга кирәк. Шулай ук шуны истә тоту мөһим: беренче чиратта телефон, сумка яки кулдагы башка нәрсәләрне түгел, ә үз-үзеңне саклау хәерле.. Бу хакта матбугат конференциясендә Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенең беренче травматология бүлеге травматолог-ортопеды Александр Бородкин  сөйләде. 

«Аркага егылудан һәм бозга башның арты белән бәрелүдән сакланырга, мөмкин булган кадәр янга аварга һәм кулларны аста калдырмаска тырышырга кирәк», — диде спикер.

Балалар республика клиник хастаханәсе травматология бүлеге мөдире, травматолог-ортопед Алексей Глушков егылганда беренче эш итеп гәүдәне тупларга, ә иң яхшысы — боз өстенә басмаска кирәк, дип өстәде. 

https://tatar-inform


Нет комментариев