Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак

Туган тел укыту программасының төп өлешендә булачак. Бу хакта Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Татарларның Федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов әйтте

«20-21 июльдә Думадан “ата-аналарның “туган тел” предметын укуны сайлау хокукы сакланып кала”, дип язылган закон чыгачак. Ә предмет үзе, алгебра, физика, химия һәм башкалар кебек, укыту программасының төп өлешендә булачак. Шулай итеп, РФ Мәгърифәт министрлыгы шушы закон нигезендә дәүләт туган телләрен өйрәнү өчен федераль дәүләт стандартлары эшләячәк. Бу стандартларга нигезләнеп, мәгариф системасына белем бирү программалары үрнәкләре тәкъдим ителәчәк, бу программаларда туган телләрне укыту мәҗбүри өлешкә кергән булачак», — дип җиткерде Гыйльметдинов.+
 
“Мәҗбүри” дигән сүз беркемне дә куркытмасын. Бу бары ул белем бирү программасының төп өлешендә булганлыгын гына аңлата. Һәм шулай ук “ихтыяри” дигән сүз дә беркемне дә куркытырга тиеш түгел. Монда “туган тел” предметы кысаларында кайсы телне өйрәнәчәгеңне сайларга кирәк булачагы турында сүз бара», — ди депутат.
 

Татар-информ
---    
Addnt.ru 

http://matbugat.ru/news/?id=22704

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев