Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Удмуртиядән алып кайткан күчтәнәч (Фотолар)

Декабрь азагында «Ак калфак»лы хатын-кыз оешмасы вәкиле буларак, Удмуртия якларында булып кайтырга туры килде. Бу хакта «Заман сулышы» газетында зур мәкалә дә басылып чыккан иде. Анда күргән-ишеткәннәремне, уй-кичерешләремне язып бетерерлек түгел. Бүгенгәчә Интернет челтәрендә еракта яшәүче татар телен яратучы күркәм якташларыбыз белән аралашып яшибез. Шуларның берсе - Ильмир хәзрәт Касимов. Бик гыйлемле, гади һәм мөлаем кеше.

Кистем авылында  кунакта чакта, безгә Ильмир хәзрәт сценариесы буенча мәктәп укучылары “Туган нигез” дигән бик эчтәлекле  сценка куйганнар иде. Без аны йотылып, күз яшьләренә буыла-буыла карадык. Шуны минем дә лениногорскилыларга күрсәтәсем бик  килде һәм аның сценариесын алып, бераз үзгәртеп, күптән түгел тамашачыга җиткерү бәхетенә ирештек. Бик ошаттылар.  Аның төп идеясы: сагыну, үкенү, туган йорт, туган нигез...

 Быел Россиядә театр елы, шуңа да әле без аны киләчәктә кабатларбыз, шомарырбыз, дип ышанып калам. Ә инде сценкада катнашкан Лилия Харисова белән Зөлфия Музеевага зур рәхмәт.Чын артистлар!

Автор: Зилә Мөдәррисова.

Светлана Полянская фотолары. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев