Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уенчыкларның бәясе 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин

Өстәл, компьютер уеннары, уенчыклар һәм уен корылмаларына экспертиза үткәрүгә кагылышлы закон проектын Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән.

Сатуга чыгарыр алдыннан уенчыкларга башлангыч экспертиза үткәрү аларның бәяләрендә чагылыш табачак. Бу хакта «Известия» газетасы яза.

Балалар товарлары индустриясе ассоциациясендә исәпләп чыгаруларынча, уенчыкларның бәясе 20 процентка кыйммәтләнергә мөмкин. РФ Икътисади үсеш министрлыгында да бәяләр күтәрелер, дип фаразлыйлар.

Россиядә өстәл, компьютер (һ.б.) уеннары, уенчыклар һәм уен корылмаларына социаль, психологик, педагогик һәм санитар экспертизалар үткәрүгә кагылышлы закон проектын Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы әзерләгән. Вице-премьер Татьяна Голикова узган елның ахырында шундый йөкләмә биргән.

«Бу продукциянең кыйммәтләнүенә, җитештерүче һәм импортерларның финанс чыгымнары, шулай ук дәүләт хакимияте органнары экспертизасы буенча вәкаләтләрне гамәлгә ашыру өчен бюджет чыгымнары артуына китерергә мөмкин», - диелә РФ Икътисади үсеш министрлыгының проектка карата бәяләмәсендә.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев