Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Уфа урамында аю баласына тап булганнар

Кичә Шакша бистәсенең Высоковольтная урамының 16-20 санлы йортлары тирәсендә аю баласы йөгереп йөрүен күргәннәр. Уфалылар, моны күреп, коткаручыларга хәбәр иткән. Анда Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, полиция хезмәткәрләре, Уфаның эзләү-каоткару отряды тиз арада килеп җитәләр.

Әмма нәни аю баласын тота алмыйлар, ул урманга качып өлгерә.
 
Гражданнарны яклау идарәсендә кыргый җәнлекләрне күргән очракта паникага бирелмәскә киңәш итәләр. Хайваннар куркуны сизә һәм һөҗүм белән җавап кайтарырга мөмкин. Селфи яратучыларга аерым киңәш – җәнлекләргә якын килмәскә, кисәк кенә хәрәкәтләр ясамаска һәм качмаска. Алар яныннан сак, акрын гына китегез. Хәвефсез урынга барып җитү белән бу вакыйга турында хәбәр итегез.
---    
Өмет

http://matbugat.ru/news/?id=23696

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев