Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Укы син, «Заман сулышы»н!

Әкренләп кенә язга да кереп барабыз. Тиздән кыр эшләре, бакча мәшәкатьләре, укучыларга имтихан бирү кебек җаваплы чор башлана. Без, редакция хезмәткәрләре, «Заман сулышы»на язылуны оештыру белән мәшгуль булачакбыз. 1 апрельдән газет-журналларга язылу кампаниясе башлана. Шунысы куанычлы: бәя артмады - ул элеккечә кала. Язылып өлгерергә әле өч ай вакыт бар, тик...

Әкренләп кенә язга да кереп барабыз. Тиздән кыр эшләре, бакча мәшәкатьләре, укучыларга имтихан бирү кебек җаваплы чор башлана. Без, редакция хезмәткәрләре, «Заман сулышы»на язылуны оештыру белән мәшгуль булачакбыз.
1 апрельдән газет-журналларга язылу кампаниясе башлана. Шунысы куанычлы: бәя артмады - ул элеккечә кала. Язылып өлгерергә әле өч ай вакыт бар, тик аның күз ачып йомганчы үтеп китәчәгенә шигем юк. Шуңа теләге булган барлык кешене газетка яздырып каласы иде. Ә татар милләтеннән булган һәм укый-яза белгән һәркем район газетын алдырырга тиеш, дип саныйм. Чөнки төбәгебез яңалыкларын, хәбәрләрен башка бер генә газеттан да укый алмаячаксыз. Кайберәүләр «Кирәк санын киосктан алырмын», - дип тынычланадыр. Юк, «Заман сулышы» киоскларда сатылмый һәм редакциядә дә юк. Димәк, язылмыйсыз икән - беркайдан да таба алмаячаксыз.
Газетның бәясенә карата канәгатьсезлек белдерүчеләр әллә ни юк. Киресенчә, нигә тагын 2 тиен өстәмәдегез, дип шаярталар. Беләбез, язылырга мөмкинлеге булмаганнар да бар. 2012 елның беренче ярты еллыгына газет-журналларга язылу кампаниясе барышында, безгә сугыш һәм хезмәт ветераны Мирһаҗиян абый Әхмәтҗанов мөрәҗәгать итте. Нияте - ике кешене «Заман сулышы»на яздыру икән. Ләкин таләбе бар: алар укырга яратучы, ләкин язылырга мөмкинлеге булмаган кешеләр булырга тиеш. Авыл почта бүлекчәләренә шалтыратып, таптык шундый ике кешене. Шуннан соң спонсор бабабыз тагын ике кешегә яздырды. Без аңа киләсе яртыеллыкка яздырырга да кешеләр табып куйдык инде. Мирһаҗиян абый кебек спонсор булырга теләүчеләр, бәлки, тагын булыр әле, дигән теләктә калабыз.
Аллага шөкер, бар үзебезнең газетыбыз дип, янып-көеп йөрүчеләр. Мәсәлән, 11 нче гимназиядән берәү безгә квитанцияләр китереп китегез әле, укытучыларны яздырам дип мөрәҗәгать итте. «Кояшкай» балалар бакчасыннан «Шәһәр бетереп, газет эзләп йөргәнче», бүген үк язылып куябыз, диделәр. Әйтәсе килгән сүз шул: төп язылу кампаниясе әле башланырга өлгермәде, халык языла, шактый гына кеше квитанция номерларын да хәбәр итте инде. Исегезгә төшерәм: һәр язылу чорында берничә тапкыр призлар уйнатабыз. Димәк, ике куянның койрыгын тоту мөмкинлеге дә бар.
Хәзер «Заман сулышы»на язылуның берничә юлына тукталырмын:
1. Почта бүлекчәләренә барып яисә хат ташучылар аша язылырга була.
Бәясе - 256 сум 98 тиен.
Искәрмә: Өйләренә килеп яздыруны сорап мөрәҗәгать итүчеләр бар. 5-39-08 телефоны буенча шалтыратсагыз, редакция хезмәткәрләре өегезгә килеп яздырып китәчәк.
2. Альтернатив дигән юл бар.
Бәясе -170 сум.
Моның өчен редакциядә килеп язылырга һәм газетны үзегезгә килеп алырга туры киләчәк, чөнки бу бәягә почта чыгымнары кермәгән. Әлеге юл редакция тирәсендә яшәүчеләр һәм шуннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр өчен уңайлы.
Адресыбыз: Тукай урамы, 3 нче йорт.
Искәрмә: Әгәр бер төркем кеше әлеге юл белән язылса, атнага ике тапкыр сөйләшенгән адрес буенча илтеп бирәчәкбез. Бу турыда 5-39-08 телефоны буенча шалтыратып хәбәр итә аласыз.
3. Республикабызның төрле районнарында яисә чит төбәкләрдә яшәүче кайбер якташларыбызның «Заман сулышы»на ничек язылып була, дип мөрәҗәгать иткәннәре бар. Кызганыч, безнең газет каталогка кертелмәгән, шуңа сезгә башка бер вариант тәкъдим итәбез.
Бәясе - 170 сум + ярты еллык почта чыгымнары.
Моның өчен сезгә яисә туганнарыгызга редакциягә килергә кирәк булачак. Телефон аркылы да хәл итеп була, чөнки акча күчерү юлы белән дә эшлибез. «Заман сулышы» атнага ике тапкыр чыга, газетны атнага яисә аена бер тапкыр туплап җибәрергә мөмкин булачак. Укыгыз аннары Себер якларында рәхәтләнеп «Заман сулышы»н.
Әлеге язманы, әлбәттә инде, газетны алдыручылар гына укыячак. Шуңа сезгә үтенечем бар: бу турыда күршеләрегезгә, туганнарыгызга хәбәр итегез әле. Алар сезнең сүзегезгә колак салмый калмас. «Заман сулышы»н бергә укыйк һәм бердәм булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка

2
X