Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Урдалыда яшәүче Вагизовлар гаиләсе су буен гөлбакчага әйләндергән (ФОТОЛАР)

Хәзер аны карарга махсус килүчеләр бар: Казаннан, Сарманнан, хәтта Себердән кайтучылар карап киткән, мәктәп укучылары экскурсиягә килгән. Наил абый белән Хәдичә апа һәр агач, чәчәк турында бик рәхәтләнеп сөйлиләр.

Урдалыда яшәүче Вагизовлар гаиләсе шактый еллар элек йорт-җир сатып алып, авылның халык телендә, Бака тамагы дип аталучы әлеге урынына күченә. Каршыда юл аша гына Шушма ага, әрәмәлек, таллар, тик бу тирә бер дә каралмаган була.
  Уллары Таһирга 25 яшь тулу уңаеннан, Наил абыйда шул әрәмәлеккә 25 имән утырту фикере туа. 2004 ел була ул. Менә шуннан башлана да инде. Урманнан  капчыкка салып агач үсентеләре алып кайтып,  бу эшне дәвам итә. Кайбер агачларны тешеннән үстерәләр, 25 төп имән дә күркәдән утыртыла. Ә ауган агачларны үз куллары белән ташып чистарталар. “Бик күп  агач ауган, үтеп йөрешле түгел иде,” - диләр. 


   Җирне чистартып, агач һәм куаклар, чәчәкләр утырталар. Агач төпләренә дә урын табыла, аларны чистартып ашлама салалар һәм чәчәкләр утырталар. Алар  хәзер үзенчәлекле булып, тирә-якны  бизәп тора. 
  Әкренләп шулай чистарта, матурлыйлар, хәзерге вакытта төзекләндерелгән җир 50-60 сутый тирәсе, ди Наил абый. Ундүрт ел эчендә бу тирәгә алар тарафыннан 1 меңләп агач һәм куак утыртылган. Наил абыйның агачларның утыртылган тәртибен һәм санын күрсәткән схемасына хәтле бар. Аларның һәрберсе турында җентекләп сөйли.


    Моннан 14 ел элек утыртылган имәннәр хәзер шактый зур булып үсеп утыралар. Шуннан ерак түгел, тагын кечкенә имән үсентеләре үсеп килә. Аларны да күркәдән утыртканнар, гомумән шактый күп куак-агачларны орлыктан үстерәләр, мәсәлән,  шундый сары һәм кызыл слива, алмагач бар.


  Орлык һәм үсентеләрне сатып алганыбыз юк, орлыкны үзебез ясыйбыз, диләр. Кара миләш, тюрн, юкә, боярышник, балан, барбарис, гөлҗимеш, алмагач, эре чия, ежевика бар. Ундүрт төп кедр утырткан булганнар, берсе генә киткән, Себердә үсә торган бит, бездә авыр үсте, диләр. 

Кыскартылып бирелде, тулы варианты "Зман сулышы" газетының 24 август санында.

Алсу Миңнебаева тексты һәм фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев