Вузларда түләүле укуга хаклар арткан
ЯҢАЛЫКЛАР

Вузларда түләүле укуга хаклар арткан

Ә сентябрьдән тагын 15-20 процентка артуы көтелә.

Русия вузларында соңгы елларда түләүле укуга хаклар артты. "Росстат" һәм Бердәм ведомствоара мәгълүмати-статистика системасы белдерүе буенча, вузларның түләүле бүлекләрендә уку өчен түләү хаклары 15-19 процентка арткан.
Дәүләт югары уку йортларында бер семестр өчен түләү студентка 68,9 мең сумга төшә. Экспертлар әйтүенчә, бу күрсәткеч сентябрьгә тагын 15-20 процентка артуы мөмкин.
Бөтенрусия мәгариф фонды президенты Сергей Комков әйтүенчә, вузларның хезмәте педагогларның эш хакларын тиешле дәрәҗәдә тоту өчен кыйммәтләнә.

http://kiziltan.rbsmi.ru

фото:pixabay.com


Нет комментариев