Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

"WhatsApp" үзгәрешләр кертте

"WhatsApp" мессенджеры күпләп хәбәр таратуны тыйды.

Бу чикләү ялган хәбәрләр таратуны бетерү өчен эшләнә. Хәзер бер үк хәбәрне биш тапкыр гына җибәрергә була. Бу турыда "Би-Би-Си" агентлыгына сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.

Яңа чикләү буенча бер үк хәбәрне 1,2 мең чамасы кешегә генә тапшырып булачак. Чөнки мессенджерда төркем чатында 256 кеше теркәү мөмкин. Моңа кадәр бер хәбәрне егерме тапкыр җибәреп була иде. Шулай итеп бер хәбәрне 5 меңнән артык кеше уку мөмкинлеге бар иде. Бу чикләү "WhatsApp" мессенджеры аша бөтен дөнья буйлап тарала торган хәбәрләр санын киметергә мөмкин, дип яза «Санак вә элемтә».

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев