Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Worldskills чемпионатыннан зур җиңүләр белән

Казанда “Яшь профессионаллар” Worldskills Russia VII чемпионаты финалының җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды.

Ярышларда  Әлмәт политехник техникумы студентлары да үз осталыкларын күрсәтеп, зур җиңүгә иреште.

Нәтиҗәләр буенча 1 урынга “Коры төзелеш һәм штукатур эшләре” компетенциясе буенча юниорлар арасында беренче курс студенты Р.Фомин, 2 нче урынга “Лазер технологияләре” компетенциясендә икенче курс студенты Р.Багманов һәм “Электромонтажлау” компетенциясендә дүртенче курс студенты И.Рафиков, ә 3 нче урынга “Балта осталыгы” компетенциясе буенча икенче курс студенты Д.Нуриев лаек булдылар.

“Прототиплар ясау” буенча Р.Гобәйдуллин, “Веб-дизайн” юнәлеше өчен Т. Арысланов, “Челтәрле һәм системалы администраторлык итү” юнәлеше өчен Р.Исаев һәм Р.Гарифуллин һөнәри осталык өчен медальон белән бүләкләнде. 

Катнашучылар арасында 400 гә якын WorldSkills Russia Juniors вәкиле бар иде. “Инженер дизайны” юнәлеше буенча катнашкан шәһәребезнең 10 мәктәп укучысы Илнур Сибгәтуллин бронза медальгә ия булды.

Без алар белән чын күңелдән горурланабыз!

Фото:скриншот Инстаграм

чыганак:almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев