Яңа автомобильләрне теркәү гадиләштереләчәк
Моның турында Дәүләт думасына кирәкле закон проекты тәкъдим ителгән.
Атап әйткәндә, өр-яңа машина сатып алучы киләчәктә аны исәпкә кую өчен ЮХХДИга бармаячак. Бу эш белән автосалоннар шөгыльләнәчәк. Тикшерүләр үтеп, барлык кирәкле шартларны үтәгән очракта, дилерлар машиналарга үзләре үк номер бирә алачак. Водительгә барлык документларны, номерны, машина ачкычын шуннан ук алу өчен аерым түләргә кирәк булачак.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев