ЯҢА ЕЛ КАНИКУЛЛАРЫ КЫСКАРТЫЛАЧАКМЫ?
Дәүләт Думасы пленар утырышта КПРФ һәм ЛДПР партияләренең Россиядәге ял булып саналган бәйрәм көннәре графигын үзгәртү һәм Яңа ел каникулларны бетерү турындагы закон проектларын кире какты. КПРФ депутатлары Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт кенә көн ял - 31 декабрь, 1,2 һәм 3 гыйнвар көннәрен генә калдыруны тәкъдим иткән иде. Шулай ук...
КПРФ депутатлары Яңа ел бәйрәмнәрендә дүрт кенә көн ял - 31 декабрь, 1,2 һәм 3 гыйнвар көннәрен генә калдыруны тәкъдим иткән иде. Шулай ук алар, яңа бәйрәм - 18 март, Кырымны Россиягә кушу көнен һәм 7 ноябрь - Бөек Октябрь социалистик революциясе көнен яңадан бәйрәм итүне дә тәкъдим иттеләр. Закон проекты авторлары фикеренчә, 12 июньдә билгеләнеп үткән Россия көнен 28 июльгә күчерергә кирәк, чөнки әлеге дата Русьне чукындыру белән бәйле һәм бу бәйрәм алга таба да «славян халыкларының дуслыгын үстерү»гә ярдәм итәчәк.
Әгәр бу закон проекты гамәлгә кергән булса, ял көне булып саналган бәйрәм көннәре ике тапкырга кыскарыр иде.
ЛДПР депутатлары елына бары тик өч кенә бәйрәм көне - 1 гыйнвар, 9 май һәм 12 июнь көннәрен генә калдырырга кирәк дип саныйлар. Ә калган бәйрәм көннәре хисабына, Россия кешеләренә елына өстәмә рәвештә эшләреннән 10 көн ял алу мөмкинлеге булыр иде.
Мондый ялны хезмәткәргә, тулысынча яки өлешләп, теләсә кайсы вакытта алырга мөмкин булыр иде. Яисә, ял итмәгән көннәр өчен акчалата компенсация рәвешендә алырга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев