Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яңа Иштирәк авылы турында җыр туды

Районыбызның Яңа Иштирәк авылы турында җыр барлыкка килде.

Авыл турында җыр яздыру шушы авылныкы Фәридә Зәкиеваның инициативасы була.
-    Хыялым чынга ашты, - дип сөйли Фәридә. -  Яңа Иштирәк авылы гүзәллеген, табигатен күреп үсеп, их, үзебезнең Яңа Иштирәк  турында жыр язасы иде дип хыялланып йөри идем. Бар эш бәләкәй генә 2 куплетлы шигырьдән башланды, - ди ул.

Шигырьнең 2 куплетын язгач, Башкортстан шагыйрәсе Зәлифә Кашаповага күрсәтә һәм текстны ахыргача икәү камилләштереп бетерәләр. Аннан Фәридә җырга минусовка (көй) яздырта, әлбәттә монда баянчы чакыралар, соңыннан исә Әлмәттә тавыш яздыру студиясендә тавыш яздырталар. Әлбәттә, бу эшләр барысы да акчалы. Көй һәм тавыш яздыру гына да 10 мең сумга төшкән. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, бу эштә авыл халкы булышкан.

-    Акча җыелмастыр дип куркып кына башлаган идем, тиз арада тиешле сумма җыелды. Авылыбыз, аның халкы бердәм булганга, бу эш килеп чыкты. Рәхмәт яусын аларга. Без бергә – без көчле, - ди Фәридә.

 

Тулырак "Заман сулышы" газетында укырсыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев