Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Ягулык салып бетермәгән өчен автозаправка станцияләрен штрафка тартачаклар

Үзәк федераль округта автозаправка станцияләренә карата белдерелгән шикаятьләр саны 2017 елда 46,2 процент тәшкил иткән.

Россия сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров ягулык салып бетермәгән өчен автозаправка станцияләренә карата  җаваплылыкны көчәйтү планнары турында сөйләгән. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

«Хәзерге вакытта мондый очраклар өчен дә административ җаваплылыкны көчәйтү турындагы закон проекты әзерләнгән. Әгәр ул кабул ителсә, ягулыкны салып бетермәгән өчен штрафның күләме АЗСның моннан алдагы елда алган кеременең - 1 процентын (әмма 500 меңнән дә кимрәк түгел), ә икенче тапкыр закон бозган өчен 3 процентын (2 миллион сумнан да азрак түгел) тәшкил итәчәк», - дигән Мантуров «Комсомольская правда»га биргән интервьюсында.

Министр билгеләп үткәнчә, Үзәк федераль округта гына да автозаправка станцияләренә карата белдерелгән шикаятьләрнең 2016 елда – 21,6, ә 2017 елда 46,2 проценты ягулыкны салып бетермәүгә бәйле булган.

 

Фото:https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев