ЯМАН ШЕШ:НӘРСӘДӘН ШИКЛӘНЕРГӘ КИРӘК?
Онкология үзәгендә дә таныш йөзләр бик күп. Барысы да тикшеренә, бар юллама белән җибәрелгәне, бар үз теләге белән килгәне. “Бик күбәйде бит, үз теләгем белән тикшеренергә килдем, бәлки миндә дә бардыр, белеп торуың әйбәтрәк”, диюләре дә авыр сулата. Рәхәт түгел монда, башына төшкәннәргә күркәм сабырлык бик кирәк. ("Әтнә таны" газеты сайты)
Әгәр тән температурасы айдан артык 37-37,3 градус торса, лимфа төеннәре озак вакыт зурайса, миңнәрнең төсе һәм зурлыгы кинәт үзгәрә башласа, хатын-кызларның сөт бизләрендә төерләр килеп чыкса, җенес органнарыннан гадәти булмаган бүлендекләр килсә, ир-егетләрдә бәвел чыгару кыенлашса, онкологка күренергә кирәк. Хәер, “...инде аз гына шикләнсәк тә тикшеренергә онкология үзәгенә җибәрәбез”, – диләр табиблар.
Шуңа күрә онкология үзәгенә барырга кушып юллама бирсәләр, үлемгә хөкем карары итеп кабул итмәгез, киресенчә табибларның шиген юкка чыгарырга ашыгыгыз. Җиңел түгел билгеле, аяк астындагы җир берара шуышкан кебек була. Тик үзеңне кулга алырга кирәк. “Ни язса, шул була” дип кул селтәү дә бу очракта ахмаклык. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дип, сәламәтлеккә битараф булмаска кушкан.
Авыру билгеләре организмның кайсы урында булуына карап, төрлечә сизелергә мөмкин: ашказанында – аппетит югала, үпкәдә – озак вакытка сузылган какырык бүленеп чыга; бавырда – кешенең тәне саргая; башта булса авыртуны баса торган дарулар кабул иткәч тә файдасы булмаса, “миндә яман шеш түгел микән“ дип сагаерга кирәк. Ашказаны яман шеше авыруы мәкерлерәк, аны башлангыч стадияләрендә белеп булмый. Медицинада “Сәламәт кеше рагы” дигән төшенчә дә бар икән. Шеш кечкенә һәм ашказаны эшчәнлеген бозмый, үзен клиник яктан сиздерми генә үсә бу очракта. Кеше авырмый, бернидән дә зарланмый. Үсеп, ашказанындагы тукымаларны зарарлагач кына аның симптомнары беленә башлый – кешедә ризыкка, аеруча иткә тартылу юкка чыга, аппетит кача, аз гына ашау белән эч авырта, косасы килә башлый. Кеше аз ашый, үзен тамагы тук кебек хис итә. Бер сәбәпсез ябыгу да шеш аркасында булырга мөмкин. Азканлылык башланып, кешенең йөзе дә күзгә күренеп агара икән, игътибарсыз калдырмагыз.
Чыганак:http://atnya-rt.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/lem-beln-krsh-rkht-tgel
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев