Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшел Үзән районында урман кисүчеләр келәмгә төрелгән ир-ат мәете тапканнар

Олы Ачасыр авылы тирәсендә чокырда билгесез ир-ат җәсадлары тапканнар.

Яшел Үзән районында М7 трассасы янындагы чокырда келәмгә төрелгән үтерелгән ир-ат мәетен тапканнар. Бу турыда РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итә.

Ир-атның җәсадларын урман кисүчеләр Олы Ачасыр авылыннан 6 чакрым ераклыкта тапканнар. Мәет ятьмәгә, полиэтилен пленкага һәм келәмгә төрелгән булган.

Якынча мәгълүматлар буенча, ир-ат узган кышта ук үлгән булган. Аның шәхесен һәм үлем сәбәпләрен ачыклау өчен мәет экспертизага җибәрелгән.

Бу фактка карата «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хокук саклау органнары тикшерү алып бара.

 

Мәгълүмат «Татар-информ» агентлыгыннан алынды.

Фото: СУ СК РФ по РТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев