Яшәгән урында хәрби хисапка басу турында закон кабул ителде
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшәгән урында хәрби хисапка басу турында закон кабул ителде

Гражданнарны хәрби хисапка кую процедурасын җиңеләйтү өчен, законга төзәтмәләр кертелде.

Россия Дәүләт Думасы фактта яшәгән урында хәрби хисапка басу мөмкинлеге булдыру турында законны өченче укылышта кабул итте. Бу турыда Думаның рәсми сайтында хәбәр ителә.
«Әлеге закон буенча, яшәү яки яшәп тору урынында регистрациясе булмаган гражданнарга фактта яши торган урында хәрби хисапка басу бурычы йөкләнә», — диелгән Дәүләт Думасы хәбәрендә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar

фото:интернеттан алынды


Нет комментариев