Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Яшьләр театры Зәй-Каратайда булды

Күптән түгел Лениногорскиның Яшьләр тетары Зәй-Каратай авылында булып кайтты.

Алар анда Г. Тукай әсәре буенча Гәрәй Рәхим язган "Кәҗә белән Сарык" әкиятен куйдылар.  Бу көнне Зәй-Каратай талантлары да чыгыш ясаганнар. Анда "Тукайлы яз" исемле иҗат фестивале булган.

Театрның режиссеры Зөмәрә Шәрәпова бу хакта яза:

"Зәй-Каратай авылы кешеләре уңганлыклары, пөхтәлекләре ,культуралы булулары белән аерылып торалар. Һәрвакыт сәхнәдәге чыгышлары югары дәрәҗәдә үтә. Менә 23 апрель көнне дә бик матур чыгыш ясадылар. Балалар Тукай шигырьләрен сөйләсә,үзешчән артистлар отчет концертларын күрсәттеләр. Авылдагы чыгыш ясарга әзерләнүче  матур апаларны күрсәгез иде. Берсеннән берсе уздырып матур киемнәрен, яулыкларын рәтлиләр.Чөнки комиссия карарга килгән! Ел буена сәхнәдә чыгыш ясап, бүген сынатмаска исәпләре. Алар бар да уразада. Авыз ачар вакытта бисмилласын әйтеп, су кабып куйдылар да, бик теләп, безнең спектакльне карадылар. Соңыннан бик матур итеп "Сез ностоящий мюзикл ясагансыз" диделәр. Рәхмәт тамашачыга да, Миләүшә Исхаковнага да! Безнең "Яшьләр" театрына рәхмәт хаты тапшырды. Бүләкләргә дә онытмады.Киләчәктә безне зурлаган өчен сезне дә, тамашачыларны да ходай зурласын!".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев