Йөрәге тотып үлгән көтүчене кыргый хайваннар кимереп бетергән
ЯҢАЛЫКЛАР

Йөрәге тотып үлгән көтүчене кыргый хайваннар кимереп бетергән

Аны буада табып алганнар

 

14 июньдә иртә белән Башкортстанның Әлшәй районындагы Раевка авылыннан биш километр ераклыктагы буада ир-ат мәете табыла. Аның гәүдәсен хайваннар кимергән. Мәрхүм биредә яшәүче 55 яшьлек ир-ат булып чыккан. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

Әлеге мәгълүматны район башлыгы Дамир Мостафин һәм Тикшерү комитеты раслаган.

Якынча версия буенча, авыл халкы бу ир-атны көтү көтәргә яллаган. Иртәнге якта хайваннар авылга үзләре кайткан, ә көтүче күренмәгән.

«Ир-ат йөрәге авыртып үлгән, аннары аның мәетен кыргый хайваннар кимергән. Көтүче үлеме буенча тикшерү бара», — дигәннәр Тикшерү идарәсендә.

Фото: https://pixabay.com/

Чыганак

 http://agryz-rt.ru

 


Нет комментариев