Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Зеленая Роща балалары урамда китап укуда катнашканнар (+фотолар)

Китапханәчеләр укучыларны китап иленә “сәяхәткә алып баруның” төрле алымнарын кулланалар. Әйтик, Зеленая Роща китапханәсе нәни укучыларны урамда, ачык һавада китап укырга чакырган.

Бу хакта китапханәче Әлфия Хафизова хәбәр итә.

Авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә “Без укыйбыз да, без уйныйбыз да” дигән кызыклы чара узган. Китапханәче Әлфия Хафизова әйтүенчә, мондый кызыклы чараларны ел саен уздыралар.
-    Быел да оештырырга уйладык. Җәйге көннәр дә бик матур тора. Саф һавада кызыклы китаплар, журналлар укып утыру күңелле бит. Безнең китапханәдә ике телдә дә яңа журналлар күп, яңа китаплар да кайтып тора, - дип сөйли Әлфия ханым.
Китапхнәчеләр фикеренчә, китап укуга мәхәббәт тәрбияләүне мөмкин кадәр яшьтән башларга кирәк.

Мәдәният йорты җитәкчесе Зәйнәп Хәсәнова белән берлектә балаларны чакырып, аларга асфальтта рәсем ясауны оештырганнар. Тиз арада асфальт төрле төсләрдәге рәсемнәр белән тулган. Музыка уйнап тора, теләүче балалар биеп тә ала. Уку залы – алдан әйтелгәнчә, урамда, шулай ук китаплар, журналлар укып ала балалар, танышалар. Соңыннан чарада катнашучыларның барысына да татлы туңдырма өләшкәннәр. Кызыклы да, тәмле дә булган бит инде.

Алия Хафизова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев