Зеленая Рощада чишмә янында экологик өмә узды (фотолар)
Зеленая Роща авылында өмәләр еш булып тора. Менә бу юлы да административ-мәдәни үзәк коллективы авыл җирлеге башлыгы Артемий Потапов белән бергә экологик өмәгә чыктык.
Китапханә һәм мәдәният хезмәткәрләре “Баба-Каль” чишмәсе территориясен тәртипкә китерде. Биредә бик күп эш башкарылды. Буядык, тирә-янындагы чүп-чарларны җыештырдык. Үләннәр дә биек булып үскән иде, аларны чаптык. Агач-куак ботакларын тигезләдек. Әлеге урын безнең авылда матур җирләрнең берсе. Авыл халкы өчен тарихи кыйммәте дә бар, без моны сакларга һәм карап торырга тиеш.
Элеккеге елларда чишмә янында зур булмаган кәшәнә (часовня) төзелгән булган, халык шунда гыйбадәт кылырга йөргән. Олырак яшьтәгеләр барганлыктан, “Әби” – “Бабушка” чишмәсе дип тә атаганнар. Кәшәнә тирәли таллар үскән. Соңрак часовня җимерелә һәм таллар да картая. Чишмәне дә “Баба-каль” дип йөртә башлыйлар, мордва теленнән тәрҗемә иткәндә “Әби-тал” дигәнне аңлата.
Район буенча нефтьчеләр чишмәләрне төзекләндерә башлагач, әлеге чишмәне дә рәткә керттеләр. Монда беседка, өстәл, эскәмияләр бар.
Бирегә ял итәргә килүчеләр, чишмәнең тәмле суын авыз итәргә килүчеләр кеше хезмәтен хөрмәт итәр, чүпләмәсләр дип ышанып калабыз. Чишмә безгә һәм киләчәк буынга озак еллар хезмәт итсен иде. Без эшебездән канәгать калдык.
Әлфия Хафизова, Зеленая Роща.
Зилия Ихсанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев