Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Үзбәк авылы кешеләренә беренчел кирәк-яраклар китерә (+ фотолар)
ЯҢАЛЫКЛАР

Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Үзбәк авылы кешеләренә беренчел кирәк-яраклар китерә (+ фотолар)

Зәй-Каратай авыл җирлегенә керүче Үзбәк авылында 28 кеше яши. Шуның 14-15е кыш чыгарга дип авылда кала. Калганнары “дачниклар” булып кына исәпләнә.


Зәй-Каратай авыл башлыгы Миләүшә Идиятова әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзбәктә 12 кеше бар. Алар барысы да өлкән яшьтәгеләр, 65 яшьтән олыраклар, ди.

-    Без алар белән берничә мәртәбә очрашып, әңгәмә үткәрдек. Алар барысы да үзизоляция режимын саклый, хәлне аңлыйлар. Менә икенче мәртәбә продуктлар, көндәлектә кирәк-яраклар китердек.

Миләүшә Идиятова әйтүенчә, ул бүген  Үзбәк авылы кешеләренә дезинфекцияләүче чаралар, медикаментлар алып килгән. Медикаментлар белән Зәй-Каратай фельдшеры Булат Галиуллович тәэмин итеп тора.

-    Әлегә барысы да яхшы, шулай була күрсен берүк, - ди Миләүшә Исхаковна. – Кирәк вакытта алар безгә шалтыраталар, заказлар бирәләр. Барысын да алып кайтып бирәбез, - ди.

 

 

 


Нет комментариев