Зәйнәб Фәрхетдиновага – 50: бүген «Зәйнәб» дигән җырчы булмаска да мөмкин иде (ФОТОЛАР, ФАКТЛАР)
Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова матур юбилеен - 50 яшен каршы ала. Аны чын күңелдән тәбриклибез! Зәйнәб - татар дөньясының сәнгать күгендә үз йолдызын кабызган җырчы. Үзенчәлекле тавыш мелизматикасы белән ул күптән тамашачының күңелен яулап алган. Мондый уңыш казану өчен аңарда бөтенесе дә бергә килгән - талант та, чибәрлек...
Бүген Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова матур юбилеен - 50 яшен каршы ала. Аны чын күңелдән тәбриклибез!
Зәйнәб - татар дөньясының сәнгать күгендә үз йолдызын кабызган җырчы. Үзенчәлекле тавыш мелизматикасы белән ул күптән тамашачының күңелен яулап алган. Мондый уңыш казану өчен аңарда бөтенесе дә бергә килгән - талант та, чибәрлек тә, буй-сын да...
Җырчының гомер бәйрәме уңаеннан аның турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез.
Туган җире - Үзбәкстан, Ташкент өлкәсе, Красногорск
Зәйнәбкә әтисе башта "Сиринә" исемен куштырмакчы булган.
Паспорттагы фамилиясе - Билалова.
Һөнәре буенча - дирижер-хоровик.
Тәүге тапкыр зур сәхнәгә чыгуы - 1991 ел, "Татар җыры". Конкурс ул вакытта Боз сараенда узган.
Ике улы да (Булат, Фоат) җыр-моңга хәвәс.
Ире Зөфәр Зәйнәбнең телефонында "Папа" дип язылган.
Яраткан җырчысы - Elvin Grey.
Студент елларындагы кушаматы - Зоя.
Тәбигый чәч төсе - кара.
Яраткан киеме - пальто.
Аяк киеме үлчәме - 38.
Начар гадәте - кешегә тиз ышана.
Яраткан ризыгы - плов.
Яраткан эчемлеге - чиста су.
Яраткан китабы - төрле энциклопедияләр.
Хоббие - рәсем төшерү.
Җырчы Инстаграм, Вконтакте һәм Фейбук социаль челтәрләрендә теркәлгән.
Тормыш девизы: "Котылгысыз хәл була алмый".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев