«Кызлы да, медальле дә булдың» — Азат Абитовны бүләкләгәннәр
"ЙОЛДЫЗЛАР" тормышы

«Кызлы да, медальле дә булдың» — Азат Абитовны бүләкләгәннәр

Азат Абитовка «Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан» медале тапшырганнар.

Ваһапов фестиваленең Мәскәүдә узган «Йолдызлар сәламе» концертында Азат Абитовны «Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан» медале белән бүләкләгәннәр. Шатлыгы белән җырчы телегерам каналында бүлешеп: «Беренче медаль», — дип язып куйган.

Виртуаль дуслары да Азат Абитовны кайнар котлаган. «Менә кызлы да, медальле дә булдың. Котлыйбыз», «Киләчәктә тагын да зуррак бүләкләр, дәрәҗәле исемнәр насыйп булсын», — дип комментарийлар калдырганнар.

Азат Абитов: «Башта Гөлсириннең авырлы булуына ышанмадым» 

https://intertat.tatar/news/social/21-03-2022/kyzly-da-medalle-d-buldy-azat-abitovny-b-l-kl-g-nn-r-5851752

https://vk.com/azatabitov фото алынды


азат абитов гульсирин абдуллина

Нет комментариев