Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Исерек килеш сәяхәт итүнең нәтиҗәсе (Лениногорскида исерек хәлдә машина йөртүче турында)

Исерткеч эчемлек кулланып руль артына утыруны берничек аклап та, бернинди сәбәп белән аңлатып та булмый. Мондый очраклар өчен кыска һәм катгый бер аңлатма бар: исерек килеш рульгә тотынучы - җинаятьче!

Юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе тикшерүләре, рейдлары, исерек хәлдә машина йөртергә алынучыларга карата  суд тарафыннан хөкем карары чыгарулар даими булса да, шушындый җинаять очраклары кабатланып тора. Шушы көннәрдә Лениногорск шәһәр суды, элеккеге җинаяте өчен инде бер кат җавапка тартылган Т.ның бер ел сынау срогы белән 1 елга шартлы рәвештә иреген чикләде, шуңа өстәп 3 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте һәм саллы гына акчалата штрафка тартты. Ә модый очраклар өчен,  гамәлдәге законнар нигезендә штраф утыз меңнән дә ким  түгел.

Суд тикшерүләре күрсәткәнчә. Т. үз өендә, хәмер эчеп шактый ук исергәч, башына бер танышы белән очрашу планы килә. Танышын күрү теләге шундый көчле була, ул үзен тыеп кала алмыйча, исерек хәлдә машинасына утырып юлга чыга. Аның сәяхәте ни белән тәмам булыр иде, билгесез, бәхетенә юл иминлеге инспекторы аны вакытында туктата. Исерек машина йөртүче үзенә һәм башкаларга зыян салырга өлгерми. Югыйсә суд карары бик күпкә катырак булыр иде.  Судта Т. үзенең гаебен тулысы белән таный. Аның әле электән алган срогы да  тулырга  өлгермәгән булган. Суд тарафыннан хөкем карары чыгарылганда, бу исәпкә алынмый калмый, билгеле.

Исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә автомобиль белән идарә итү очракларын ачыклау буенча, Лениногорск юлларында кискен эш бара. Шулай ук автобуслар, аларның маршрутка чыгарга әзерлекләре дә җентекләп тикшерелә.  Шушы көннәрдә генә дежур-патруль хезмәте “Автобус” операциясе үткәрде. Бер сәгать эчендә 50 машина йөртүче тикшерелде, биш  кагыйдә бозу очрагы ачыкланды.  Күпчелек  аларга акчалата штраф салынды.  Ни генә дисәң дә, кесәгә суга торган җәза, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозмыйча йөрергә ныграк өйрәтә төшә.

 

Исламия Галимова, Лениногорск шәһәр суды матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев