Әлмәт районы Рус Акташы авылында бензовоз катнашында юл-транспорт һәлакәте була.
Авария шаһитлары социаль челтәрләрдә хәбәр иткәнчә, киселешләрнең берсендә автомобиль йөртүче хатын-кыз йөк машинасы юлын кисә һәм һәлакәт урыныннан качып китә. Йөк машинасы шоферы бәрелешне булдырмаска тырышып рульны бора. Бензовоз электр тапшыру линияләре баганасына бәрелә һәм шәхси йортның коймасына зыян китерә.
Юл-транспорт Һәлакәт нәтиҗәсендә машина йөртүчесе кабинада кысылып кала. Аны машинадан МЧС хезмәткәрләре чыгара.
Фото: соц.сети
чыганак:http://almet-rt.ru
Нет комментариев