Күрше районда бер машина ике багана арасында кысылып калган
“28 ноябрь көнне 10 сәгать 45 минутта Зәй-Бохарай-Әлмәт юлының 27 нче километрында «Рено» автомобиле белән идарә итүче 32 яшьлек шофер куркынычсыз тизлекне сакламый һәм машина юлдан очып чыга” – дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе.
Очып чыгу нәтиҗәсендә ул электр линиясе баганалары арасында кысылып кала.
Юл-транспорт һәлакәтендә төрле җәрәхәтләр алган 56 һәм 54 яшьләрдәге ике пассажир хастаханәгә озатыла.
Фото:https://tatar-inform.tatar
http://almet-rt.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев