Күрше районда юл фаҗигасе
Ике очракта да юл-транспорт һәлакәте үлем белән тәмамлана.
Башлангыч версия буенча сәбәбе - инсульт.
1 сентябрь көнне 7.00 сәгатьтә Түбән Мактама-Актүбә юлының 18 нче километрында 52 яшьлек автомобиль йөртүчесенә руль артында начар була. Шуның нәтиҗәсендә “Киа Сид” автомобиле юл кырыена әйләнеп каплана. Сеңлесенең сүзләре буенча, автомобиль йөртүче үткән елны инсульт кичергән була.
11 сәгать 15 минутта “Кәләй” нефть кудыру станциясенең ведомство юлында шундый ук юл-транспорт һәлакәте була.
Бу юлы 62 яшьлек автомобиль йөртүчесе идарә иткән “ГАЗ-2790” автомобиле әйләнеп каплана. Ачыкланганча ул да инсульт кичергән була.
Фото:pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев