Лениногорск районында юл һәлакәте нәтиҗәсендә машина янып бетә
Лениногорск - Бөгелмә юлында, Иске Писмән авылы тирәсендә юл-транспорт һәлакәте була.
Бу хакта "Татар -информ" яза.
Авария кичә көндез була. Юлда 7нче модельле «Жигули» белән «Мерседес Гелентваген» бәрелешә.
Бәрелгәннән соң "Мерседес" машинасы баганага килеп керә һәм кюветка төшеп әйләнә. Машинага ут каба һәм яна башлый.
Һәлакәт урынына 66нчы янгын сүндерү часте коткаручылары килә. Янгынны сүндерәләр.
Нәтиҗәдә, "Мерседес" машинасы тулысынча янып бетә. Зыян күрүчеләр юк.
https://www.tatar-inform.ru/news/incident/15-08-2020/v-tatarstane-vnedorozhnik-mersedes-posle-dtp-vyletel-v-kyuvet-i-zagorelsya-5763899



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев