Лениногорскида ике ай эчендә 75 юл һәлакәте булган
Юл хәрәкәте иминлеге автоинспекциясе хәбәр иткәнчә, 6 юл-транспорт фаҗигасында 8 кеше зыян күргән.
Юл һәләкәтендә зыян күргән кешеләрнең икесе - җәяүлеләр. 15нче гыйнварда Моряков урамында 43 яшьлек машина йөртүче 9 яшендәге мәктәп баласын бәрдергән. Травмалар алган бала хастаханәгә озатылган. Ә 18нче февральдә 59 яшьлек ханым Садриев - Грибоедов урамнары кисешендә автобус тәгәрмәченә эләккән. Һәләкәтне күреп торган кешеләр әйтүенчә, автобус, ханым юл аркылы чыгып өлгергәнче үк хәрәкәт итә башлаган. Күп җәрәхәтләр белән хатын-кызны хастаханәгә алып киткәннәр. 60 яшьлек автобус йөртүчегә каршы административ җинаять эше кузгатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев