Сугышлы мәктәбенең "Светофор" отряды юл иминлеге кагыйдәләрен кечкенәләргә өйрәтә
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Сугышлы мәктәбенең "Светофор" отряды юл иминлеге кагыйдәләрен кечкенәләргә өйрәтә

Сугышлы мәктәбендә "Светофор" яшь инспекторлар отряды эшли.

Күптән түгел алар "Игътибар, балалар" акциясе кысаларында рейд үткәрде: мәктәпкә килүче балаларда яктылык кайтаргыч элементлар булу-булмауны тикшерде. Отряд вәкилләре беренче сыйныфларга юл йөрү кагыйдәләре турында язылган стенд янында мәгълүмат бирделәр.

Башлангыч сыйныфлар белән "Юл сөйләшә" дигән әңгәмә уздырылды.

Фотолар: мәктәп сайтыннан


Нет комментариев