Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда авариядә имгәнгән биш айлык кыз хастаханәдә үлгән

Татарстанда юл һәлакәтендә имгәнгән биш айлык кызның Казан хастаханәсендә гомере өзелгән. Тагын бер баланы Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр

Казан – Малмыж трассасының 45нче чакрымында - Коркачык авылы янында «Лада» һәм «Хонда» автомобильләре бәрелешкән иде. Авария нәтиҗәсендә биш кеше имгәнгән, диелде. Биш айлык кыз һәм аның әнисен авыр хәлдә Биектау хастаханәсенә китерделәр. 
 
"Татар-информ" ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматына сылтанып язуынча, соңрак сабыйны Казанның Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар. 2 июльгә каршы төндә кыз алган җәрәхәтләрдән үлгән.
 
Әлеге авариядә зыян күргән тагын ике кешене – 7нче шәһәр хастаханәсенә, 10 яшьлек малайны Республика балалар клиник хастаханәсенә китергәннәр.  

http://matbugat.ru/news/?id=22820


Нет комментариев