Татарстанда чит ил машинасы дүрт айлык кыз бала булган колясканы бәрдергән
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда чит ил машинасы дүрт айлык кыз бала булган колясканы бәрдергән

Кыз баланы, баш мие селкенеп, хастаханәгә озатканнар.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Казанда чит ил машинасы юл кичүендә 4 айлык бала булган колясканы бәрдергән, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе.

Кичә кич белән “Рено”ның 59 яшьлек йөртүчесе Адоратский урамындагы 2нче йорт каршында “зебрада” юл бирмичә, хатын-кыз этеп барган бала коляскасын бәрдергән.

Нәтиҗәдә, кыз баланы баш мие селкенеп, хастаханәгә озатканнар.

фото: http://pixabay.com


Нет комментариев