Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Татарстанда җиңел машина "МАЗ" прицебына бәрелеп, ике кеше һәлак булган

53 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, һава шартларын исәпкә алмаган.

Татарстан юлында "Шевроле" машинасы "МАЗ" прицебына бәрелгән. Авариядә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажиры үлгән. Бу турыда "Татар-информ"га Татарстанның Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

"Авария кичә 19.10 сәгатьтә Әлмәт районында Кузайкино-Нурлат юлында булды", - дип аңлаттылар ведомствода.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Кузайкино ягына таба баручы "Шевроле"не йөртүче 53 яшьлек йөртүче тизлеген арттырган, һава шартларын исәпкә алмаган. Шуннан соң ул каршы як полосага чыккан. "Шевроле" машинасы "МАЗ" йөк машинасының прицебына бәрелгән. Йөк машинасы белән 58 яшьлек ир-ат идарә иткән.

Йөк машинасына бәрелгән "Шевроле" шунда ук юл кырыена очып төшкән. Машина йөртүче, 58 яшьлек пассажир урында ук һәлак булган. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/19/181136/

фото: интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев