Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЮЛ ИМИНЛЕГЕ

Баулы районында коточкыч авариядә ике кеше үлгән, өч кеше имгәнгән

Баулы районында йөк машинасы һәм җиңел автомобиль бәрелешкән. Авариядә ике кеше һәлак булган, өч кеше имгәнгән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына фаҗиганең шаһитлары хәбәр итте.

 

Машиналар Баулыдан Октябрьский шәһәренә таба бара торган юлда авариягә очраган. Йөк машинасы каршы як полосага килеп чыккан һәм җиңел машина белән кара-каршы бәрелешкән.

Шаһитлар сүзләренчә, җиңел машинаның йөртүчесе һәм пассажиры урында ук һәлак булган. Бу машинадагы тагын ике пассажир һәм йөк машинасының йөртүчесе имгәнгән. Аларның барысын да биредәге хастаханәгә алып киткәннәр.

https://www.tatar-inform.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев